Иске Үтәмештә яшәүче Зөлхиҗа Мифтахетдинованы 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчесе котлады

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Иске Үтәмеш авылында яшәүче Зөлхиҗа Шәйхелислам кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярның хезмәт юлы 16 яшендә үк башланган. Сугыш елларында аңа башка чордашлары кебек үк, ачлык-ялангычлык кичерергә дә, өшеп-туңып авыр хезмәт башкарырга да туры килә. Яшүсмерләр дә ул елларда өлкәннәр белән беррәттән 12шәр сәгать эшлиләр. 1950 елда Зөфәр Мифтахетдинов белән гаилә коралар, җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Зөлхиҗа Мифтахетдинованың намуслы хезмәте югары бәяләнә, ул "Хезмәт ветераны", "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен" медальләре, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Бүгенге көндә ул улы Рәшит белән Иске Үтәмештә яши, 90 яшь тулуга карамастан, хуҗалык эшләрен дә башкарырга булыша.
Юбилярны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин өенә барып котлады, бүләк тапшырды. Район җитәкчесе алып килгән РФ Президенты В.В.Путинның Котлау хатына да бик сөенде Зөлхиҗа Мифтахетдинова. 90 яшьлек юбилярны авыл җирлеге башлыгы Р.С.Мингулов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Р.Ш.Долгополова, социаль хезмәтләндерү бүлекчәсе мөдире Г.М.Шәрәфетдинова да тәбрикләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International