Ул көннәрнең даны мәңгелек

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
13 февральдә район мәдәният йортында "Ул көннәрнең даны мәңгелек" район - смотр конкурсы кысаларында Кармыш үзешчәннәре чыгыш ясадылар. Концерт программасы Кармыш авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Барый Габдрахмановның батырлыгы һәм биографиясе белән бәйләнешле итеп төзелгән иде. 
Концертта 33 үзешчән чыгыш ясады, алар арасында укытучылар, өлкән класс укучылары, студентлар һәм эшмәкәрләр дә бар иде. Тамашачыларга Бөек Ватан сугышын яктырткан музыкаль композицияләр, биюләр, гаилә ансамбле чыгышлары, Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары" дип исемләнгән пьесасыннан өзек тәкъдим ителде. Тамашачылар Кармыш артистлары чыгышын көчле алкышларга күмделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International