Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Чирмешәндә социаль хезмәткәрләрнең кече коллегиясе үтте
2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Бу өлкәдә хезмәт куючылар иң авыр һәм мактаулы эшләрнең берсен башкара. Шушы көннәрдә районның социаль хезмәткәрләре 2014нче ел эшчәнлегенә йомгак ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. “Кече коллегия“дә район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да катнашты.
Федераль һәм республика законнары нигезендә ел дәвамында 9 мең райондашыбызга 55 миллион 800 мең сум күләмдә социаль ярдәм күрсәтелгән.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы нигезендә 228 якташыбыз тораклы булган. Бу максатларга федераль бюджеттан 226 миллион 122 мең сум акча күчерелгән. Бүген тагын 16 кеше торак шартларын яхшырту буенча исәптә тора.
-Безнең бүлектә физик мөмкинлекләре чикле 1895 кеше исәптә тора, шуларның 63се балалар. 2014нче елны 195 кеше “Ветеран“, “Крутушка“, “Березка“, “Идел“ тернәкләндерү үзәкләрендә дәва алдылар, - диде үз чыгышында социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмадуллина. - Авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 92 балага, бюджет учреждениеләрендә эшләүче 46 хезмәткәргә, 15 пенсионерга да узган ел дәвамында шифаханәләргә юлламалар бирелде. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре районда төрле чаралар үткәрүдә дә актив катнашалар һәм башка оешмалар белән дә тыгыз элемтәдә эшлиләр.
“Мәрхәмәтле йөрәк“ өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге былтыр олы яшьтәге 223 кешегә ярдәм күрсәткән, 151 кешегә - түләүле нигездә. Социаль хезмәткәрләр ярдәмгә мохтаж кешеләргә кибеттән азык – төлек алып кайталар, коммуналь хезмәтләр өчен түлиләр, өйләрен жыештыралар, кирәк булса, врач чакырталар.
Утырышта өлкәннәр һәм ивалидлар йорт – интернаты директоры Җәүдәт Мотыйгуллин да чыгыш ясады.
-Бүген бездә 62 кеше яши.Аларга 27 кеше хезмәт күрсәтә, - диде ул.- Бездә очраклы кешеләр эшләми. Һәрберсе үз урынында үз эшен җиренә җиткереп башкара.
Узган елны гына районда оешкан инвалидлар җәмгыяте дә инде байтак кешенең күңелләренә үтеп, ярдәм күрсәтеп өлгерде. Җәмгыять рәисе Илназ Газыймовның эшенә бүгенге киңәшмәдә уңай бәя бирелде.
-Социаль хезмәткәр башкарган эшне теләсә кем җиңдерә алмый. Моның өчен билгеле бер сыйфатларга ия булырга кирәк, - диде үз чыгышында район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. - Сез барыгыз да киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр. Сезнең игътибарлы булуыгыз, кеше хәленә керә белүегез һәм түземлегегез нәтиҗәсендә ярдәмгә мохтаҗлар кыенлыкларны җиңеп чыга һәм аларда үз көчләренә ышаныч уяна. Мин сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм.
Гөлсирә Шәрифулина (Безнең Чирмешән)
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә өмә
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә өмә.
Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсы
Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсы.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал гала-концерты
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал гала-концерты.
28
апрель, 2026 ел
Язгы ташу һәм ташу чорына гигиена таләпләре
Язгы ташу һәм ташу чорына гигиена таләпләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз