"Компетентлы ата-аналар" семинары

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
2015 елның 17 февралендә тәрбиягә балалар алган ата-аналар өчен "Компетентлы ата-аналар" дип исемләнгән семинар узды. Әлеге чараны Чирмешән районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы С.И.Севастьянова һәм Чистай балалар йорты хезмәткәрләре үткәрде. Чистай балалар йорты директоры Е.А.Вәлиева, педагог-психологлар С.Н.Желтухина, А.А.Лихолет, М.С.Романова, юрист А.Ш.Вәлиева тәрбиягә балалар алган гаиләләргә мониторинг уздырдылар, гаиләләрдәге бала - ата-ана мөнәсәбәтләрен анализладылар, семинарда катнашучыларның хокукый  сорауларына җавап бирделәр. Ата-аналар психологик яклау таптылар, тренингларда катнаштылар. Алар фикеренчә, мондый семинарлар кызыклы һәм бик файдалы да.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International