"Ул көннәрнең даны мәңгелек!" район смотры конкурсы

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Район үзәк больницасы, үзәк китапханәләр системасы һәм Чирмешән лицее коллективларының чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Әлеге коллективлар чыгыш ясарга бик җитди әзерләнгәннәр. Тамашачыларга 22 концерт номеры тәкъдим ителде. Чирмешәнлеләргә өч коллективның да хорлары, вокаль ансамбльләре, Солтания Фишер, Рузилә Минхәерова, Рамина, Татьяна Кравчук башкаруында җырлар, "Кызлар", "Урамнарга чыгам әле" биюләре,  лицей коллективы тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция бигрәк тә нык ошады. 
Смотр конкурсның алдагы концертында Күтәмә үзешчәннәре чыгыш ясый.
Ә.Закирова,
район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International