"Армия батырлары"

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Ватан сакчылары көне уңаеннан Балалар үзәк китапханәсендә "Армия батырлары" дип исемләнгән хәрби-патриотик уеннар үтте. Кадет интернат-мәктәбенең 5-6 класс укучылары төрле бәйгеләрдә кыюлык, зирәклек, өлгерлек буенча көч сынаштылар. Кадетлар шулай ук хәрби темага шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, викторина сорауларына һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Яшь кадетлар ватан сакчылары булырга бик тырышып әзерләнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International