Тәрбиягә бала алган гаиләләргә рейдлар

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Чирмешән районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек органнары белгечләре Яңа Кади, Иске Кади, Иске Котыш, Ульяновка, Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Ивашкино авыл җирлекләрендә тәрбиягә бала алган гаиләләрдә булдылар. Биредә алар балаларның яшәү шартлары, укулары, медицина хезмәтләре алулары белән кызыксындылар. Балигъ булмаганнарның торак хокуклары һәм мәнфәгатьләре тиешенчә якланган дип нәтиҗә ясадылар комиссия әгъзалары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International