"ТНВ - Планета" каналы - Чирмешән районында

2015 елның 27 феврале, җомга
"ТНВ - планета" каналы Татарстанда һәм чит өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребез турында кызыклы тапшырулар әзерли. Әлеге телеканал журналистлары "Безнең Чирмешән" район газетасында, үзәк китапханәдә һәм мемориаль үзәктә булдылар, Орел-Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Васильевич Чупахин турында да материаллар әзерләделәр. Казан кунаклары Бәркәтә авылында "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына" юбилей медальләре тапшыру тантанасында катнаштылар. Юбилей медален Казан Кремлендә Президент Рөстәм Миңнехановтан алган Лашман ветераны Габдулла Мөхәммәтшин турында да сюжет төшерделәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International