Рус теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды

2015 елның 27 феврале, җомга
Семинар "Инновацион технологияләрне рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану" дип исемләнгән иде. Чарада барлыгы 15 укытучы катнашты, С.Булатова, Л.Мингулова ачык дәресләр күрсәттеләр. 
Дәресләрдән соң укытучылар һәм методик берләшмә әгъзалары аларга анализ ясадылар. Укытучыларның сингапур методикасы структурасын файдаланулары куелган максатларга ирешүгә этәргеч булып тора.
Семинарда методист Н.Малешина БДИ, квалификация күтәрү курслары, олимпиадаларның республика этабы нәтиҗәләре, конкурслар турында да сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International