"Ел укытучысы - 2015" бәйгесенең муниципаль этабы узды

2015 елның 27 феврале, җомга
Әлеге традицион бәйге районда инде 15 ел уздырыла. Муниципаль тур ике этапта булды: беренчесендә укытучылар сыйныфларда осталыкларын күрсәтсәләр, икенчесендә хезмәттәшләре алдында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Бәйгедә катнашучыларның яше дә, эш стажы да төрле булуларына карамастан, барлык укытучылар да үз фәннәрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Беренче этапта 13 кеше катнашса, финалга сигез мөгаллим узды. Алар барысы да төрле номинацияләрдә җиңүчеләр буларак бүләкләнделәр. Конкурсантлар арасында Чирмешән лицее,1нче Чирмешән, кадет мәктәп – интернаты, Ивашкино, Иске Кади, Туймәт, Әккәрәй, Иске Элмәле, Бәркәтә, Утыз Имән, Югары Кармалка мәктәпләре вәкилләре бар иде.
 Лашман урта мәктәбе педагогы, инглиз теле укытучысы Рәмзия Ихсанова быелгы “Ел укытучысы” район бәйгесенең җиңүчесе булды.
Бәйгенең җиңүчесе һәм призерлары – Чирмешән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Любовь Барабашкина, Иске Кади мәктәбенең татар теле укытучысы Галия Мөхсинова зона ярышларында район данын яклаячаклар. Әлеге бәйгедә Туймәттән физика укытучысы Гөлзидә Минһаҗева һәм Иске Элмәледән башлангыч класслар укытучысы Алевтина Тузова да катнашу хокукын яуладылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International