"Ел тәрбиячесе - 2015" республика конкурсының район этабы нәтиҗәләре

2015 елның 27 феврале, җомга
Каенкай“ балалар бакчасында (Чирмешән) узган бәйгенең финалында алты кеше көч сынашты. Үз бакчаларының данын район үзәгеннән: “Чишмәкәй“дән Наилә Сабирова, “Ландыш“тан Ирина Суворова, “Ромашка“дан Раушания Зөфәрова, “Каенкай“дан Валентина Никонова; Күтәмәдән Ирина Семайкина, Ивашкинодан Елена Утриванова якладылар. Конкурс ике этапта узды. Беренчесендә тәрбиячеләр балалар белән ачык чара күрсәтергә тиеш иделәр, ә инде йомгаклау турында хезмәттәшләре каршында чыгыш ясап, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Ромашка“ балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Раушания Зөфәрова “Ел тәрбиячесе“ республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яулады. Ул һәм икенче урын иясе Ирина Семайкина Лениногорскида узачак зона ярышларында да үз осталыкларын күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International