Белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең спартакиадасы узды

2015 елның 27 феврале, җомга
Республика районнарыннан килгән педагогик хезмәткәрләр чаңгы ярышларында, теннис, дартс, шорт-трек, волейбол, шахмат, аркан тартуда көч сынаштылар. Мәктәп директорларыннан торган волейбол командасы кискен көрәштән соң чүпрәлеләргә оттырып дүртенче урынга чыкты. Чаңгычыларыбыз да сынатмадылар, эстафетада призлы - өченче урынны яуладылар. Гомумкоманда зачетында исә Чирмешән укытучылары командасы иң яхшы унлыкка керделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International