Чирмешән муниципаль район Советының илле сигезенче утырышы булды

2015 елның 28 феврале, шимбә
Сессиядә шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" ААҖнең "Нурлатнефть" идарәсе начальнигы Илгиз Салихов, ТР Экономика министры урынбасары  Наталья Таркаева, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Җаббаров, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ветеринария баш идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов катнаштылар.Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин районның 2014нче елдагы социаль – икътисади үсеше йомгаклары һәм 2015нче елга бурычлар турында отчет докладында билгеләп үткәнчә, һава шартларының катлаулы булуына карамастан, үсемлекчелектә уңай үзгәрешләр бар, билгеле, хәл ителмәгән мәсьәләләр дә юк түгел әле. Район башкарма комитеты районда чәчүлек җирләрнең мәйданын арттырырга, шикәр чөгендере, рапс, карабодай, бәрәңге игүгә игътибарны арттырырга кирәк. Терлекчелектә маллар санын арттыру зарур, ел ахырына мөгезле эре терлекләр санын 9 меңгә җиткерү, ә дуңгызларның баш санын икеләтә арттыру планлаштырыла.
Фәрит Хәйруллович 2014 елның Татарстан өчен уңышлы ел булуын ассызыклап үтте. Барлык 27 программа да тормышка ашырылган. 2015 елда исә кризиска каршы программа кабул ителгән. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен генә дә республикага авыл хуҗалыгы өчен 15 миллиард сум акча бүлеп бирергә кирәк. Бу акчалар ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, авыл хуҗалыгы техникаларын хезмәтләндерү өчен таләп ителә. Парламент җитәкчесе районда шикәр чөгендере үстерүгә игътибар кимүен дә ассызыклап үтте. Сессия бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International