"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уеннарының район турниры тәмамланды

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Февраль аенда 9-11 класс укучылары арасында  "Нәрсә? Кайда? Кайчан?"  уеннарының район турниры тәмамланды. Аның темасы - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, билгеле инде, сораулар да истәлекле даталар, зур бәрелешләр, Бөек Ватан сугышы геройлары, герой-якташларыбызга кагылышлы иде. Бәйге "зоналар" буенча үткәрелде. Оештыручы мәктәпләр  - МБОУ "Түбән Кәминкә төп мәктәбе" МБОУ (Мәктәптән тыш эшләр үзәге "Яшь экскурсовод» түгәрәге җитәкчесе - Закирова М.З.), "2 нче Чирмешән урта мәктәбе" МБОУ ("Музей эше" түгәрәге җитәкчесе Муртазина Н.К.), "Ивашкино урта мәктәбе" МБОУ (мәктәп музее җитәкчесе Анисимов П.Н.),  "Иске Кади урта мәктәбе" МБОУ ( Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Яшь туган төбәкне өйрәнүчеләр" түгәрәге җитәкчесе Локманова Р.Я.).
Район этабы "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" республика конкурсы кысаларында уздырылды. Конкурсны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге" оештырды. Конкурс биремнәре теоретик сораулардан һәм практик эшләрдән тора. 
Конкурсның финалы март аенда булачак, анда җиңүче командалар - Иске Кади, Күтәмә, Түбән Кәминкә, кадет интернат-мәктәбе укучылары көч сынашачак. Биредә җиңүче команда Чирмешән районы данын турнирның республика этабында яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International