"Сәламәт тәндә - сәламәт рух"

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Физкультура - савыктыру комплексында Чирмешән районы оешмалары һәм авыл җирлекләренең III Спартакиадасы үтте. Бәйгеләрдә катнашучылар перекладинада тартылу, йөзү (эстафета 4х25), армспорт, пневматик винтовкадан ату, гер күтәрү, аркан тартуда көч сынаштылар. Район оешмалары һәм авыл җирлекләреннән барлыгы 27 команда катнашты. Призлы урыннар яулаучыларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International