Район мәдәният йортында "Иске Казан - Түгәрәк уены" фестивале узды

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
28 февральдә Район мәдәният йортында республика "Иске Казан - Түгәрәк уены" фестиваленең зона этабы үтте. Әлеге чарага тирә-күрше районнардан иң яхшы фольклор коллективлары килгән иде. Бәйрәмдә шулай ук иң оста курайчылар һәм гармунчылар да чыгыш ясады. 
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Умырзая" коллективы чыгышын югары осталык һәм оригинальлек өчен югары бәяләделәр. Тамашачылар игътибарына халык гореф-гадәтләрен тасвирлаучы күптөрле  композицияләр тәкъдим ителде. Алар халкыбызның бай мирасын ачык чагылдыра. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International