"Җиңү" хәйрия акциясе дәвам итә

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Хөрмәтле чирмешәнлеләр! Татарстан республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика Советы һәм "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" Хәйрия фонды ветераннарга ярдәм итү максатында "Җиңү" хәйрия акциясен оештырдылар. Февраль аенда район оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре әлеге фондка 34 мең 450 сум акча күчерделәр. Бу игелекле эштә 1 нче Чирмешән урта мәктәбе, физкультура-савыктыру комплексы, "Юбилейный" спорт сарае, "Ромашка" балалар бакчасы, район газетасы редакциясе дә актив катнаштылар.
Акция кысаларында ирекле рәвештә акча күчерергә теләүчеләр өчен махсус счет та ачылды. Райондашларыбыз әлеге изге эштән читтә калмаслар дип өметләнәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International