Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотры дәвам итә

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
3 мартта район смотры кысаларында район мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе коллективлары чыгыш ясады. Сәнгать мәктәбе укучыларының биюләрен - бигрәк тә "Летчики" һәм "Синий платочек" композицияләрен тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Мәктәп укытучыларының "Вдохновение" вокаль ансамбле башкарган сугыш җырларыннан торган попурри үзенең профессиональлеге белән аерылып торды. "Боевые ордена" җырын башкарган Алсу Сәлахова да тамашачыларны таң калдырды. 
Бу көнне 83 кеше катнашында 21 номер тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International