Сугыш ветераны Александр Чупахинга 90 яшь тулды

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
1 мартта туган якташыбызга ил башлыгының котлау открыткасын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин өенә килеп тапшырды һәм фронтовикка җылы юрган бүләк итте.
Ветеран гаиләсенә һәрвакыт ярдәм итеп яшәүче кадетлар да бабалары янына буш кул белән килмәгән: юбилярга алардан бүләк – җырлы, шигырьле концерт. 
Сугыш ветераны Александр Васильевич Чупахин 1925 елның 1 мартында Чирмешәндә туган, фронтка 18 яшендә, 1943 елның 7 январендә киткән. Башта 800 яшь егетне Горький өлкәсенә – полк артиллерия мәктәбенә озаталар. Биш айдан соң кусантларны фронтка, Курск – Орел дугасына җибәрәләр. Монда бик каты бәрелешләрдә катнашырга туры килә.
Кыска вакытлы ялдан соң янә фронт – бу юлы Днепрны кичергә.
-Без елганы төнлә кичтек, чөнки дошман көндез ут ачарга мөмкин иде, - дип искә ала Александр Васильевич. - Иртән фашистлар контрһөҗүмгә күчтеләр, ләкин безнең белән Днепрны кичкән кавалерия дивизиясе ярдәме белән дошманның атакасын кире кайтардык.
1943 елның ноябрендә Киевны азат иткәндә Чупахинның сул кулы каты яралана, аны кыр госпиталена җибәрәләр.
-Санитар поезд килгәч, безне печән тутырылган вагоннарга утыртып ерак тылга, дәваланырга алып киттеләр. Госпитальда ай ярым яттым, аннан Башкортстанның Бәләбәй шәһәренә җибәрделәр, шуннан өйгә кайтардылар, - дип сөйли Александр Васильевич.
Чирмешәнгә кайткач әнисенә үзе турында үлгән хәбәре килгәнен дә белә ул.
1944 елның февралендә Александр Чупахин Шешминкада бухгалтер булып урнаша. Монда колхоз рәисе булып шулай ук фронтовик эшли торган була. Бераздан Чупахинны Чирмешәнгә күчерәләр. Александр Васильевич бухгалтер булып 41 ел эшли. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International