Ветеран Зыя Ваһаповка юбилей медале тапшырдылар

2015 елның 6 марты, җомга
5 мартта Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, ТР хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина Урманасты Үтәмештә яшәүче сугыш ветераны Зыя Ваһаповка юбилей медале һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.
Зыя Таҗетдин улы Урманасты Үтәмеш авылында 1926 елда туган. 1943 елда 17 яшьлек егетне сугышка алалар. Икенче Украина фронты составында ул Венгрияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша.
1945 елның 10 маенда 19 яшьлек Зыя бер аягын өздереп, гомерлек инвалид булып кала. Туган авылына кайту белән аны колхозга хисапчы итеп эшкә алалар. Ул гомере буе туган авылында хезмәт куя. Тормыш иптәше Сәрия Шакир кызы белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ветеран кызы тәрбиясендә яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International