Башка авыл мәдәният йортларыннан аермалы буларак, быел Лашман мәдәният йорты смотрга спектакль белән килгән. Лашманлылар тамашачыларга Г.Маликның “Могҗиза булмас димә” дигән әсәрен тәкъдим иттеләр. Спектакль Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куючы хатын-кызлар тормышын чагылдыра. Хатыннар ирләребез сугыштан исән кайтсын дип, могҗизага ышанып яшиләр, тормыштагы күп авырлыкларны җиңәргә дә шушы уй-теләкләре ярдәм итә.
Шунысы кызыклы, Лашман мәдәният йорты каршында быел гына оешкан үзешчән театр артистлары Галия Динмөхәммәтова, Гүзәлия Сафиуллина, Тәслимә Сабитова, Гүзәл Шакировалар тамашачыны еларга да, көләргә дә мәҗбүр иттеләр. Лашман урта мәктәбенең 4 класс укучысы Эвелина Мухамметзянова да үз ролен бик оста итеп башкарды.