Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин хатын-кызларны тәбрикләде

2015 елның 6 марты, җомга
Бүген, 6 март көнне Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин хатын-кызларны Халыкара - хатын-кызлар көне белән тәбрикләде. "Чирмешән" ресторанында оештырылган бәйрәм тантанасына район оешмаларыннан, авыл җирлекләреннән хатын-кызлар, тыл ветераннары чакырылган иде. "Барлык матур эшләр дә Сез, хатын-кызлар хакына эшләнә",- диде Фердинат Мидхәт улы. Ул бәйрәм кунакларына нык сәламәтлек, тыныч тормыш, барлык уй-хыялларының тормышка ашуын теләде. Гүзәл затларыбызны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, РФ Пенсия фондының Чирмешән районындагы идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова да тәбрикләделәр.
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты" Хатын-кыз күзлегеннән" район конкурсының төрле номинацияләрендә җиңү яулаган райондашларыбыз Булат Латыйпов, Менуи Гаспарян, Лилия Хөснуллина, Нина Андреева, Шәидә Гыйләҗетдиноваларга тантаналы шартларда бүләкләр тапшырылды. 
Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International