Чирмешән районында юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Бөек Җиңү көне ераклашкан саен әлеге бөек вакыйгада катнашучылар саны да азая бара. 7 март көнне Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин тагын өч Бөек Ватан сугышы ветеранына юбилей медальләре тапшырды. Кара Чишмәдән Мөхәммәтдин Зәйнетдин улы Фәсхетдинов, Саминовкадан Прасковья Ивановна Иванова, Иске Котыштан Прокопий Никандрович Ашаткин юбилей медальләренә лаек булдылар. Ветераннарны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, хәрби комиссар Дмитрий Палаткин, район социаль бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина һәм Чирмешән район Советы аппараты җитәкчесе Василий Мошков та тәбрикләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International