Тыл ветераннарына һәм сугыш ветераннарының тол хатыннарына юбилей медальләре тапшырылды

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Яңа Кади авыл җирлегендә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Әлеге чарада бу җирлектә яшәүче 30 тыл хезмәтчәне һәм сугыш ветераннарының тол хатыннарының 14се катнашты. Аларны Бөек Җиңү белән  Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, хәрби комиссар Дмитрий Палаткин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов та тәбрикләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International