Кәримә Мортазинага 95 яшь тулды

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Светлана Ганиева, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина юбиляр Кәримә Мортазинаны котлап истәлекле бүләк һәм РФ Президенты В.В.Путинның тәбрикләү хатын тапшырдылар.
Кәримә Мортазина 1920 елның 10 мартында гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Алар 14 бала үсәләр. 
1941 елны Кәримә Рәхимҗан исемле авыл егете белән гаилә кора, Ләкин яшь ирне сугышка алалар һәм ул 1946 елда гына әйләнеп кайта. Мортазиннар 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International