12 март көнне Әккәрәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эшлекле якын килү" темасына рус һәм чуваш мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үтте. Семинарда 9 мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 3, 5 нче сыйныфларда ачык дәресләр карадылар, укытучыларның иҗат лабораторияләре, кабинетлары белән таныштылар.
Семинарның икенче өлешендә "Тел - халыкның көзгесе" темасына укучылар чыгыш ясадылар.
Семинарның өченче өлешендә курсларда укып кайткан укытучы Галлямова Г.Б. район укытучыларын татар теленнән Бердәм Республика тестына әзерләү алымнары, критерийлары белән таныштырып үтте. Милли мәгариф буенча методист Мотыйгуллина Җ.М. республикакүләм олимпиадалар, конкурслар нәтиҗәләре белән таныштырды, актив катнашучы укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Соңыннан укытучылар ЭШ тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, түгәрәк өстәл артында фикерләр, идеяләр алыштылар. Семинар укытучылар өчен уңышлы һәм файдалы узды.