"Әбигә бергәләп ярдәм итик" акциясе

2015 елның 13 марты, җомга
"Изге йөрәк" Чирмешән районында халыкны социаль хезмәтләндерү комплекслы үзәге" ДБУ, Цибулина Мария Сергеевнага бергәләшеп ярдәм итү максатында "Әбигә бергәләп ярдәм итик" акциясе оештырды. Ул Сосновка авылына Луганскидан кайткан. Билгеле инде, аның матди хәле авыр, документлар рәсмиләштерү өчен бик еш Әлмәткә дә барырга туры килә. 
Марина Сергеевнага ярдәм кулы сузучылар табылды, Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре дә бу изге эшкә саллы өлеш кертте. М.Цибулина ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтен белдерде.
Акция дәвам итә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International