Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе семинары

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
"Үтәмеш" ҖЧҖ базасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе семинар үткәрде. 
Әлеге чара машина-трактор паркында узды. Биредә авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау төгәлләнеп килә. 9 тракторның 8се ремонтланган инде. Фердинат Мидхәтович язгы чәчүгә әзерлекнең тиешле дәрәҗәдә булырга тиешлеген ассызыклады.
Семинарның икенче өлеше терлекләрне кышлату мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада катнашучылар биредәге терлек фермаларын карадылар, аларның рационнары һәм биналарда тудырылган шартлар белән кызыксындылар. Биредә 960 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, 2015 елда алар 50 башка арткан. Идарә җитәкчесе Альфред Гыйльманов җәйге лагерьларны әзерләү, төзекләндерү, продуктлылыкны арттыру, азык запасларын туплау мәсьәләләренә дә тукталды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International