"Алтын алка" ярышлары

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
“Алтын алка” клубының республика уеннары финалында безнең 15-17 яшьлек хоккейчы кызларыбыз Татарстанның район үзәкләреннән һәм шәһәрләреннән килгән унбер команда арасында икенче урын яулады.
Чирмешәннең Боз сараенда ике көн барган әлеге уеннарның җиңүчесе - Актанышның “Лачын” командасы. Безнең “Корыч ябалаклар” уенчысы Гүзәл Гатина бәйгенең иң яхшы һөҗүмчесе буларак танылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International