Атналык планеркада

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
Чираттагы планеркада узган атнага йомгак ясалды. Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин райондагы социаль өлкәдә башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен тыңлады.
"Алтын алка" хоккей ярышларында 1998-2000 елларда туган кызлар командалары арасында "Корыч ябалаклар" Чирмешән командасы 11 команда арасында икенче урынга чыкты. Гүзәл Гатина "Иң яхшы һөҗүмче" исеменә лаек булды.
Райондагы һәр сугыш ветераны төрле оешмалар тарафыннан шефлыкка алынды. Район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов Гыйльметдин Фәйзетдин улы Галиәкбәровка, "Лениногорскгаз" ЭПУ Чирмешән РЭГС начальнигы Анатолий Федоровский Анисим Евграфович Матвейчевка шефлык ярдәме күрсәтүләре турында сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International