«ТатARSтан" балалар һәм яшүсмерләр иҗаты республика конкурс-фестивале

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә «ТатARSтан" балалар һәм яшүсмерләр иҗаты республика конкурс-фестивале узды. Чарада район сәнгать мәктәбенең халык бүлеге укучылары да катнашты. "Соло башкаручы" номинациясендә Илшат Латыйпов (җитәкчесе А.Арютина) 3 дәрәҗә лауреат, Евгения Гераева (Г.Сәлахова) 1 дәрәҗә дипломант, Эльвина Җаббарова (А.Галиева) 3 дәрәҗә дипломант исемнәренә лаек булдылар. "Халык уен кораллары ансамбле" номинациясендә "Фантазия" ансамбле (В.Юрин) 2 дәрәҗә дипломант, «Серебряные струны» ансамбле (Сәлахова Г.) дәрәҗә дипломант исемнәре алып кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International