Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Габдулла Мөхәммәтшин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
2015 елның 17 марты, сишәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Мөхәммәтшин Лашман авылының иң өлкән кешеләренең берсе, аңа 90 яшь тулды. Бу көнне авыл картларын җыеп, аларда Коръән ашы үткәргәннәр, аксакалны туган көне белән котларга туганнары килгән.
Юбилярны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин дә тәбрикләде, Россия Президентының Котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырды.
-Гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, сәламәтлек, бәхет, шатлык – куанычлар, бу дөньяның рәхәтен күреп тагын озак яшәвегезне телибез, - диде котлау сүзендә Фердинат Мидхәт улы.
Габдулла абый 17 яшендә үк фронтка китә. Брянск, Смоленск, Орел өлкәләрен азат итүдә катнаша. Белоруссиядә барган сугышларның берсендә ул каты яралана һәм әсирлеккә эләгә. 1 ел 4 айны якташыбыз немец концлагерьларында уздыра. Аны 1945нче елның май аенда совет гаскәрләре азат итә. Әмма туган ягына ул 1950нче елны гына, тагын биш ел армиядә хезмәт итеп кайта. Габдулла абый гомере буе «Сельхозтехника» оешмасында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга.
Күптән түгел генә Габдулла Мөхәммәтшинның «Мәңге җуелмас хатирәләр» исемле китабы да дөнья күрде. Анда якташыбыз үзенең гомер юлын тасвирлаган.
-Барысы да истә, онытылмый шул. Андыйны беркемгә дә күрергә язмасын. Тынычлыкта тату яшәгез , - ди ветеран. – Безне шулай зурлап килгәнегез өчен дә зур рәхмәт.
Ветеранны олуг юбилее белән аны шефлыкка алган «Энерготехсервис» оешмасы җитәкчесе Илдар Нуруллин да котлаган, бүләкләр алып килгән. Оешма монтерлары Габдулла абыйның йортында электр үткәргечләрне яңартканнар.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә өмә
Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә өмә.
Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсы
Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсы.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал гала-концерты
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал гала-концерты.
28
апрель, 2026 ел
Язгы ташу һәм ташу чорына гигиена таләпләре
Язгы ташу һәм ташу чорына гигиена таләпләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз