"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырылды

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Чирмешән муниципаль районында "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Район буенча барлыгы 637 медаль тапшырылырга тиеш, шуларның 484се үз хуҗаларын тапты инде. Әлеге медальләрне тапшыру тантаналарында җирле үзидарә органнары вәкилләре, ТР хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин да катнашалар. 153 медаль график буенча Туймәт, Шешминка, Күтәмә, Чирмешән авыл җирлекләре ветераннарына тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International