"Созвездие-Йолдызлык"

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
17-18 мартта узган этрада сәнгатенең XV ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә сәнгать мәктәбеннән 34 укучы катнашты. Безнең районнан "Бәхетле балачак" (җитәкчесе А.Бакеева) һәм "Хрустальный башмачок" (җитәкчесе И.Гришанина) хореография коллективлары, вокалистлар: Мәликә Галимова, Зәринә Назыйрова, Яна Разукова, Алсу Сахапова уңышлы чыгыш ясадылар. "Бәхетле балачак" ансамбле 3 урынга лаек булды, әлеге коллектив Казанга финалга чакыру алды.   "Хрустальный башмачок"  махсус приз - мультимедиа акустик стерео система белән бүләкләнде, вокалистлар катнашучы дипломнарына лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International