"Яшь хокук сакчысы" түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр Чирмешән район судында булдылар

2015 елның 20 марты, җомга
Түгәрәкнең җитәкчесе Илдар Мөбәракшин (Лашман урта мәктәбе) оештырган әлеге экскурсия укучыларга бик ошады. Алар суд бинасы белән таныштылар, район суды ярдәмчесе Татьяна Арзамасова район судының тарихын сөйләде, суд процессын үткәрү тәртибе белән таныштырды. Суд рәисе Раиф Сәйфетдинов законнарны белү һәм аларны бозмауның мөһимлеге хакында аңлатты. Укучылар да район судьясына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, судьяның эше, балигъ булмаганнарның закон алдындагы җаваплылыгы турында сораштылар. 
Әлеге экскурсия бик кызыклы һәм файдалы булды, укучыларның судья һөнәре белән кызыксынулары тагын да артты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International