Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетының 4 нче утырышы узды

2015 елның 20 марты, җомга
Утырышта район башлыгы урынбасары М.Батыршина, район Советы Аппараты җитәкчесе В.Мошков, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, Башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре, оешмалар җитәкчеләре, энергия саклау буенча район комиссиясе әгъзалары, алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия әгъзалары, мәктәп директорлары, районара салым инспекциясе инспекторы, беркетелгән актив, авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.
2014 ел өчен салымнар буенча бурычлар турында районара салым инспекциясе дәүләт баш инспекторы Рәмилә Мөхәммәтшина, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наил Сабиров, Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин чыгыш ясадылар.
Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы бүлеге белгеч-эксперты Лилия Мортазина, "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары Вячеслав Яковлев 2015 елның январь-февраль айларында район сәүдә нокталарында алкоголь продукциясен сату һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә чик куюга бәйле чараларга тукталдылар.
Район бюджет учреждениеләрендә электр энергиясе һәм челтәр газыннан файдаланганда экономияләү чаралары хакында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров, район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов һәм Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Юрий Стукалин чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International