Алар барысы да бәйге шартларына туры килүче җыйнак, әмма эчтәлекле, бай программа төзегәннәр, сөйләм теленә генә түгел, бизәлешкә, киемнәргә дә игътибар биргәннәр.
-Шундый зур, кызыклы бәйгене оештыручыларга рәхмәт, - ди “Мин татарча сөйләшәм!“ дә катнашкан Елена Чернышова. - Балалар да, мин үзем дә биредә яңа дуслар таптык, тәҗрибә тупладык.
Түбән Кармалка мәктәбендә математика укытучысы Елена ханымның татарча дөрес, көйле, сыгылмалы итеп сөйләшүенә жюри да сокланды, аны җиңүчеләрнең берсе дип тапты.
“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе район мәгариф бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге белән берлектә оештырган бу бәйгедән һәркем бүләк алып китте.