Атналык планеркада

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
Россия ЭЭМ "Чирмешән" бүлеге начальнигы Фаяс Минһаҗев ТР районнарында авыл җирлекләре Советлары биналарыннан әйберләр урлап йөргән каракларны тоткарлауда ярдәм күрсәтүе өчен Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякинга Рәхмәт хаты тапшырды.
Район учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары райондагы оператив хәлнең торышы, салымнар җыю, подписка барышы, спорт, мәгариф өлкәләрендәге яңалыклар белән танышып уздылар.
"Чирмешән АТПсы" ААҖе директоры Илдус Хәлимов, "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" ААҖ директоры Рафик Хәйдәров үзләре шефлыкка алган ветераннар Шәһит Фәттахов (Югары Кәминкә авыл җирлеге) һәм Николай Евдокимовларга (Чирмешән авыл җирлеге) булышулары турында сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International