“Три сосны – 2015“ дип аталган спорт бәйрәмендә авылыбызның дистәләгән кешесе белән беррәттән, республиканың күрше Аксубай, Нурлат, шулай ук Самара өлкәсенең Шентала һәм Исаклы районнарыннан да спорт сөючеләр катнашты.
Спорт бәйрәмен оештыруда спонсорлар ШЭ “Тимирясов П.А.“, бертуган Владимир һәм Петр Прокофьевлар, Валерий Волков, Андрей Дютин, Сергей Колесников, Михаил Ефимов, Владимир Муськин, “Иванов Ю.С.“ КФХ, Ульяновка авыл җирлеге ярдәм итте. Оештыру комитеты спортка битараф булмаган юмарт якташларына зур рәхмәт белдерә.