"Ул көннәрнең даны мәңгелек!" район смотры конкурсы

2015 елның 27 марты, җомга
26 март көнне район мәдәният йорты залы тамашачылар белән тулы иде. Бу көнне РайПО, "Коммуналь челтәрләр", балалар сәнгать мәктәбе, Россия ЭЭМның "Чирмешән" бүлеге һәм Нурлат аграр техникумы филиалы коллективлары чыгыш ясадылар. Тамашачылар игътибарына кырыктан артык концерт номеры тәкъдим ителде. Полиция бүлегенең хоры һәм ир-егетләр вокаль ансамбле, РайПОның бию коллективы, "Коммуналь челтәрләре"нең вокаль ансамбле, балалар сәнгать мәктәбенең "Виват" дуэты, полициядән Марат Яббаров, РайПОдан Илдус Мәссаров, "Коммуналь челтәрләр"дән Әкрәм Мәссаров, балалар сәнгать мәктәбеннән Мәликә Галимовалар үз чыгышлары белән тамашачыларны әсир иттеләр. РайПОдан Динара Галимова, техникум филиалыннан Зәйнетдин Бабаев һәм Муртузали Арсуевларның биюләрен, Илдус Мәссаровның саксофонда уйнавын да тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Бу көнне сәхнәдә барлыкы 136 артист чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International