Район мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

2015 елның 27 марты, җомга
Район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең   һөнәри бәйрәме  җыр – биюләр белән үрелеп барды.
Районыбызның мәдәният тармагы үз канаты астына 68 учреждениене һәм 150дән артык белгечне ала. Шушы өлкәдә хезмәт куючылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Хезмәттәшләрен  район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов та тәбрикләде.
Бу тармакта эшләүчеләргә һәрчак халыкның күз алдында булырга туры килә. Шуңа да әлеге һөнәр ияләреннән үз хезмәтләренең чын энтузиасты, фанаты  булу белән бергә, тарту көченә, күңел байлыгына ия һәм педагог та, психолог та булулары сорала. Узган ел алар тарафыннан районда 6878 чара үткәрелгән. Төрле тамашаларны әзерләүдә шушы өлкәдә тир түгүче һәркемнең өлеше зур. Сәнгать коллективлары 20дән артык россиякүләм, республика, төбәк бәйгеләрендә, фестивальләрдә һәм милли бәйрәмнәрдә катнашканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International