Район мәдәният йорты Чирмешән татар халык театрының 28-нче март көнне Әмир авылы клубы сәхнәсендә Данил Салиховның “Парлы ялгызлар” исемле драмасының премьерасы булды. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган бу спектакль авыл халкының күңеленә үтеп кереп, күплэрнең күзләрен яшьләндерде. Бу көнне авыл клубы залы шыгырым тулы булмаса да, шактый кеше җыелган иде. Тамашачылар спектакльне көчле алкышларга күмеп, бик яратып кабул иттеләр. Театр үзенең спектаклен районыбызның барлык татар авылларында да күрсәтергә җыена.