Атналык планеркада

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
30 мартта үткән чираттагы атналык планерка бүләкләүдән башланды. Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин "Чирмешән - Агро" җәмгыяте фермасы мөдире  Николай Владимирович Семагинны Рәхмәт хаты, ә баш инженер Нәкыйп Вәлиҗан улы Мөктәсимовны мактау грамотасы белән бүләкләде.
2013 елда Казан шәһәрендә узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрү эшләренә өлеш керткән чирмешәнлеләр Рафаэль Шәфигуллин, Дамир Дәүләтшин, Айрат Сабиров, Ринат Назыйров. Илдар Миргалимов,  Сергей Овсянников, Виктор Плотников, Николай Емельянов, Ильназ Муртазин, Риф Зарипов, Иван Захаров, Айрат Калимуллин, Марат Миншин, Дмитрий Долгополовларга район җитәкчесе "2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы" медале һәм РФ Президенты В.В.Путин исеменнән Мактау грамоталары тапшырды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International