Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә авыл җирлекләре грант оттылар

2015 елның 31 марты, сишәмбе
Агымдагы елда бу конкурста барлык районнардан да 217 авыл җирлеге катнашкан, 104се җиңүчеләр исемлегенә кертелгән. Аларның һәрбесенә 1әр миллион сум акча биреләчәк. Әлеге акчалар юлларны ремонтлауга, су кертүгә, техника сатып алуга һәм  башка социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә тотылырга тиеш.
-Без бу грантка трактор алырга планлаштырабыз, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. - Ул аеруча кыш көннәрендә юлларны кардан чистартырга, ә яз-җәй чүп-чарны чыгарырга кирәк, аны башка эшләрдә дә файдаланып була.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International