Административ комиссия утырышы

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Чирмешән районы территориясендә 2015 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр экологик икеайлык игълан ителде.
Әлеге икеайлык кысаларында Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе әгъзалары торак пунктларда чисталыкны тикшерү буенча рейдларга чыгалар. 
31 мартта административ комиссиянең утырышы уздырылды. ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе 1 өлеше буенча (төзекләндерү кагыйдәләрен бозу) 8 беркетмә,  3.2 маддәсе 1 өлеше буенча (урамда сатуны оештыру кагыйдәләрен бозу) 1 административ беркетмә төзелгән. Алар нигезендә барлыгы 11 мең сумлык штраф салынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International