Чирмешәнгә Мәскәүдән депутат килде

2015 елның 3 апреле, җомга
РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Петрович Пешковның Чирмешән белән танышуы "Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясеннән башланды. Журналистлар белән очрашу вакытында Виктор Петрович депутатлар эшчәнлеге турында сөйләде. Дәүләт Думасында Татарстан Республикасыннан 15 депутат бар, шуларның 2се КПРФтан, 13 депутат "Бердәм Россия" партиясеннән.
Виктор Пешков шулай ук "Чирмешән Агрохезмәтләре"ндә һәм Чирмешән икмәк комбинатында булып, биредә эшләүчеләр белән әңгәмә корды, эшчеләрнең сорауларына җавап бирде, аларның тормыш-көнкүрешләре белән танышты. 
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Виктор Петрович Пешков бер төркем якташларыбызга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре  тапшыру тантанасында да катнашты. Бу чара Чирмешән лицеенда тантаналы шартларда узды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International