Семайкина Мария Степановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды

2015 елның 3 апреле, җомга
1 апрельдә Мария Степановнага 90 яшь тулды. Шул яшендә дә ул әле энергияле, тормышны сөя. Юбилярны Чирмешән районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, социаль бүлек начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Күтәмә авыл җирлеге башлыгы антонина Аброськина, "Күтәмә АГРО фирмасы" директоры Фәнүзә Гобәйдуллина тәбрикләделәр. 
М.Батыршина Мария Степановнага РФ Президенты В.Путин исеменнән тәбрикләү хаты һәм Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның бүләкләрен дә тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International