Алкалы хоккей буенча ТР беренчелеге финалы

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Казаннан килгән "Факел" командасын безнең хоккейчыларыбыз 3:2 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Алкаларны көндәшләр капкасына  Архипов Кирилл, Маковей Руслан һәм Кузин Эдгар керттеләр. "Чирмешән" командасы капкасын Куклин Алексей саклады. 
Әлегә ике очрашу 1:1 исәбе белән бара. Хәлиткеч матч киләсе шимбәдә Казан шәһәрендә үтәчәк. Спортчыларыбызга уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International