"Талантлар безнең арада" район конкурсы

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Фестивальгә махсус кунак шагыйрә Лилия Сәлахетдинова да чакырылган иде. Ул физик мөмкинлекләре чикле хатын – кызлар арасында оештырылган “Татарстан энҗеләре” республика бәйгесендә дә катнашкан. Буа кызы өч китап авторы.  Аның шигырьләренә язылган җырларны бүген бик күп җырчылар башкара. Лилия тумыштан инвалид, кресло ярдәмендә генә хәрәкәт итә. Ул бик ачык, аралашучан кеше икән.
Бүген сәхнәдә балалар да, өлкәннәр дә борчу-мәшәкатьләрен онытып җырладылар, биеделәр, нәфис сүз белән дә чыгыш ясадылар. Мөгаен, Лашманнан Наҗия апа Талипованың чыгышы концертның йөзек кашы булды дисәм, ялгышмамын. Аны кат- кат сәхнәгә чакырдылар. Мөнәҗәтләрне бик оста итеп укый  ул. Утыз Имәннән 7нче класс укучысы Айгөл Вәлиуллина башкарган шәрыкъ биюе дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Гомумән, Айгөл күпкырлы кеше, аның кул эшләре, рәсемнәре монда оештырылган күргәзмәдә дь урын алган иде. Бәркәтәдән Наҗия  Мостафина, Лашманнан Тәслия  Морадымова, Әмирдән Сәитгәрәй Мәслахетдинов, Гөлнур Харисова бер - бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, тамашачыларны шигырьләре белән сөендерделәр. 
Лашманнан 6нчы класс укучысы Алсу Гыймранова врач булырга хыяллана. Ходай бирсә булыр да, Алсу бик уңган, тырыш. Бүгенге чарада ул  җыр да башкарды, күргәзмәгә төсле җепләрдән үзе бәйләгән чәчәк бәйләме дә алып килгән. Фестиваль барышында  кул эшләреннән  оештырылган хәйрия аукционында аның бу  иҗат җимешен югары бәяләделәр. 
Районда беренче генә тапкыр оештырылган бу фестивальда  50гә якын кеше катнашты, кемдер сәхнәгә чыкты, башкалар күргәзмәгә кул эшләрен алып килгәннәр. Әмма бүгенге чарадан аларның берсе дә бүләксез китмәде. Инвалидлар җәмгыяте һәрберсенә бүләк тапшырды.
Фестивальдән видеорепортаж http://www.nashcheremshan.ru/  сайтында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International