Чирмешән муниципаль район Советы утырышы

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
2015 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль район Советы утырышы узды. Утырышны район башлыгы, Советы рәисе урынбасары Миләүшә Батыршина алып барды. 
Утырышның сәркәтибе итеп район Советы депутаты, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова сайланды.
Чирмешән муниципаль район Советы каршында яшьләр парламенты булдырыла. Әлеге органның бурычы – районда яшьләр сәясәтен формалаштыру һәм тормышка ашыру, яшьләрнең гражданлык активлыгын үстерү, җирле үзидарә органнарына кадрлар резервын әзерләү.
Депутатлар ачык тың­лаулар үткәрелгәннән соң Чирмешән муниципаль районы Уставы нигезләмәләрен яңа редакциядә расладылар. Утырышта шулай ук 2015 елга һәм 2016-2017 елларның план чорына Чирмешән муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, дәүләт милке буларак чикләнмәгән җир участокларыннан файдалану буенча вәкаләтләрне алу турында карарлар кабул ителде. 
Утырыш эшендә район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин катнаш­ты һәм тикшерелгән мәсьәләләр буенча үз фикерен белдерде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International